Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерьюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлчы-ул көчле, терәк һәм ышанычлы һөнәр. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, конкрет кешеләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы.
Чарада алкышлар тынмады, котлауларның җылы сүзләре елга булып агылды. Сәламләү сүзләре һәм алдынгыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы буенча транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйковны, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Марс Хәйруллинны, Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстан Республикасы буенча союзы генераль директоры Фәридә Бәшәровны, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллинны чакырдылар. Мактау грамоталарыннан һәм рәхмәт хатларыннан тыш, тимер юл транспортында намуслы хезмәте өчен аерым казанышлары һәм шәхси өлеше өчен акчалата премияләр дә тапшырылды. Тимер юл эшчеләрен бүләкләү концерт программасы белән үрелеп барды