Хаҗиева Тәзкирә Биктимер кызы үзенең олуг юбилеен каршылады

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

#БиюрганскоеСП #Труженикитыла#Детивойны90лет#Тукаевскийрайон 
#ТукаевскаяЦБС#Советветеранов#Биюрганскаябиблиотека 
#МФЦАкчарлак#Поздравлениетыловиков 
#Увойнынеженскоелицо. Шушы көннәрдә авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, күп балалы Әни-
Хаҗиева Тәзкирә Биктимер кызы үзенең олуг юбилеен каршылады. Ул  1932 нче елның 6 нчы августында Минзәлә районы Чебенле авылында дөньяга килгән. Җиләкле, бөрлегәнле,балыклы ямьле Чебенле авылы халкы тирә- якта уңганлыгы,юмартлыгы белән аерылып тора.Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, су астында калып юкка чыккан авылы-Чебенлесен әле бүген дә сагынып искә ала Тәзкирә апа. Ничек сагынмыйсың, шул җирдә Галиәхмәт абый белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерделәр, "Ана даны" медале белән дә бүләкләделәр үзен. Илгә-көнгә тәрбияле балалар үстереп , менә дигән итеп яшәделәр. Кызганыч, атларны, табигатне бик ярата торган ире- Галиәхмәт абый күптән инде гүр иясе булды.Әмма Тәзкирә апа бирешми, балалары оныклары белән гөр килеп, туган һәр көнгә шөкер итеп яши.Тәскирә апа Хаҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга Тукай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы килде. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Телеграммада илбашы ветеранга ил-көнгә бирелгәнлеге, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәтен белдерә. Илфак Шамил улы да олуг затны юбилее белән ихлас котлап, ил алдындагы риясыз хезмәте өчен рәхмәт әйтте. «Сез безгә яшәү өлгесе, хәерле гомер телим», - диде ул. Авыл җирлеге башкарма комитеты вазифаларын башкаручы җитәкче Фирдинат Вәсил улы Тәзкирә апага авылдашлар исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде. Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы  юбилярны ветераннар исеменнән тәбрикләп бер кочак чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр белән килгән.Бу көнне Тәзкирә апаны котларга барлык балалары, туганнары кайткан, һәркөн хәлен белешеп торган күршеләре кергән.Авыл күрке булган бу йортта бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International