«Конструктив» форумында катнашырга чакыралар

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

23-25 сентябрьдә Татарстанда «Конструктив»– өч көнлек Республика форумы узачак, анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән берлектә куркынычсызлык турында сөйләячәкләр: мәгълүмати, психологик һәм физик. «Конструктив» - лекторийлар һәм дискуссияләр, ачык очрашулар һәм сессияләр, практикумнар һәм мастер-класслар, кейс-турнир һәм эшлекле уеннар синтезы.

 

Форумның белем бирү программасы берничә юнәлеш буенча оештырылган: куркынычсызлык өлкәсендә белемнәрне һәм компетенцияләрне күтәрергә теләүчеләр өчен гомуми ачык программадан башлап, яшь белгечләр, яшүсмерләр, ата-аналар һәм башкалар өчен махсус программалар белән тәмамлана.

Быел «Конструктив» турыдан-туры катнашу  һәм дистанцион форматта узачак:

1.   форумның төп эше Казан ИТ-паркында оештырылачак, анда теләгән һәркем килә ала һәм белем бирү лекорияләрен тыңлый ала;

2.   ВКонтакте төркемендә «Без - ул дөнья!» дип аталган онлайн трансляцияләр узачак.

Форумда катнашучылар курслар узу турында сертификат ала алачак, ә онлайн форматта иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк!

Форумга теркәлү atmrt.ru/konstructiv сайтында 19 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә Иҗат яшьләре академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2022 елда форумның партнерлары - «Татнефть» хәйрия фонды, Росмолодежь һәм ВКонтакте рәсми социаль челтәре.

Кушымта 

Элемтә өчен – Сунгатулина Алсу Рустамовна, тел.: +7 (939) 364-90-75, wearetheworld.atm@gmail.com.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International