Бакчачы көнен билгеләп уздылар

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне-2022» авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Биредә республиканың шәhәр-районнарыннан продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Чарада Тукай районы бакчачылары да катнашты. Катнашучыларны бәйрәм белән ТРсы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Чара барышында Тукай районының Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хаты белән Тукай районының Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин бүләкләнде.  Бүләккә ул күпьеллык намуслы хезмәте hәм Республиканың бакчачылар ширкәтләре үсешенә керткән өлеше өчен лаек дип табылды.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International