15 июльдә «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү башланды. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиа контент булдырачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Быел катнашучылар үзләренең иҗади потенциалын 8 төрле юнәлештә : «Art-ролик», «Motion-ролик», «VK-клипы», «Фотоснимок», «Мем», «Стикерпак», «Контент для сообществ «ВКонтакте», «Промоматериалы»булдыра алачаклар.
Конкурс эшләрен җыю сайтта заявка тутыру юлы белән башкарыла http://atmrt.ru/contentmarathon заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның эшләренә эксперт бәя биреләчәк, шуннан соң проектның 8 номинациясенең һәрберсендә җиңүчеләр сайлап алыначак һәм бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр Россия Профессиональ онлайн-укыту базары лидеры-Skillbox белән белем алу мөмкинлеген алачаклар, шулай ук дипломнар һәм техника алу өчен бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәкләр.
Проект нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнәчәк, алар Россия өстәмә һөнәри белем бирү базары лидеры Skillbox – «Маркетинг» юнәлеше курсларында бушлай белем алу мөмкинлеге алачак, шулай ук дипломнар һәм техника алу өчен бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәк. Барлык катнашучылар да проект тематикасы буенча актуаль әдәбият, шулай ук «Икенче эш» платформасыннан промокодлар алачак.
Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк: http://atmrt.ru/contentmarathon – конкурсны үткәрү процессы, аның нәтиҗәләре һәм катнашучыларның эшләре турында барлык мәгълүмат артыннан социаль челтәрләрдә күзәтегез.
Элемтә өчен мәгълүмат:
«Контент-марафон» проектының администраторы – Фәттахетдинова Эльнара
+7 937 520 7815, wearetheworld.atm@gmail.com