Тукай районына эшлекле сәфәр белән

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

14 нче октябрь көнне Тукай районына ТРның мәгариф һәм фән Министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов килде. Ул Борды урта мәктәбен карады.

 

Искәртеп узыйк, биредә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев инциативасы белән В. Васильев исемендәге көллиятнең авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү филиалын ачарга җыеналар. Әлеге тәкъдим ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында яклау тапты✅

Министр урынбасары Андрей Поминов филиал булачак бина белән танышты. Бинада төзекләндерү эшләрен башлап җибәрү өчен тиешле документларны әзерләп бетерергә кирәклеген ассызыклады 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International