Варенье-шоу

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
9 августта Калмия авылы клубында "Варенье- шоу " узды.Анда "Киңәш" клубы ветераннары һәм авылның актив пенсионерлары  катнашты. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды.17 төрле кайнатма арасыннан иң тәмлесен сайлап алу жюри әгъзаларына шактый авыр булды. Беренче урын Галиева  Гөлисә кайнаткан алма-апельсин вареньесына бирелде. Җиңүчеләргә музыкаль бүләкләр һәм шикәр комы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International