Фермер Минталип Миңнеханов районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. 300 гектарда игелгән бодай һәм арыштан тулаем 900 тонна бөртек җыеп алынган , дәүләткә 700 тонна сыйфатлы ашлык тапшырылган. Хуҗалык буенча уртача гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Сугарулы мәйданнар гектарыннан 45 центнер уңыш биргән. Минталип Исмагилович, елдагыча урып-җыюда вакытында комбайнда эшләде.