Татарстан Республикасында Язгы игелек атнасы - «Җиңүләр атнасы» башланды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Игелекле эшләр марафоны акциясе 11 майга кадәр дәвам итәчәк. "Игелек атнасы" акциясе Россия территориясендә 1997 елдан бирле үткәрелә. ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, Татарстанда ел саен 200 меңнән артык кеше катнаша. Программа экологик, социаль, патриотик тәрбия, мәдәният өлкәсендә волонтерлык һәм башка юнәлешләр буенча оештырыла. Акция «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы ярдәме белән үткәрелә. Вконтактеның «Другое дело» кушымтасында биш кешедән торган командалар өчен биремнәр әзерләнгән. Аларның һәрберсе өчен катнашучылар файдалы бонусларга алыштырыла торган баллар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International