Әлфия Когогина: төп бурыч – балалар ялы иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итү

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Татарстан Республикасында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда булып, балаларның ялын оештыру шартлары белән танышты.

"Тиздән җәй, балалар сәламәтләндерү лагерьлары да укучыларны җәйге каникулларга кабул итәргә әзерләнә, ә Тукай районының Иске Дрюш авылында урнашкан «Балкыш» лагере җитәкчелеге алдында икеләтә бурыч тора. Сезонга әзерләнергә генә түгел, ә төзелеш эшләре барышында да шактый алга китәргә кирәк. Киләчәктә биредә яңа корпуслар булачак: ашханә, клуб, медпункт, душ комплексы, склад һәм контроль-үтү пункты. Бу тагын да күбрәк ял итүче балаларны кабул итәргә һәм җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсендә белем бирү һәм сәламәтләндерү сменаларын үткәрү өчен мөмкинлек бирәчәк. Төп бурыч – балалар ялы иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итү», – дип аңлатма бирде парламентарий.

Әлфия Когогина балалар сәламәтләндерү лагере территориясен, корпусларын, уен мәйданчыкларын һәм башка объектларны карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International