Тукай районында күңелле вакыйга үтте. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрнең улын тантаналы рәвештә балалар тудыру йортыннан каршы алдылар. Яшь әнине улы тууы белән Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев котлады. Ул Тукай районы исеменнән аңа сәламәтлек, тормыш юлында зур бәхет һәм якты уңышлар теләде. Шулай ук ул яшь әнигә районнан акчалата бүләк һәм республика җитәкчелегеннән балаларга кирәк-яраклар белән махсус комплект тапшырды. Малайга Виктор дип исем кушканнар.