Җиңү көне алдыннан Бәтке авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарның тол хатыннарын котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Ел саен «Бакчасарай» КФХ җитәкчесе Равил Миңнехузин шундый бүләкләр әзерли. Бәтке авыл җирлеге башлыгы һәм авыл халкы аңа рәхмәт белдерә.
.jpg)
Сугышта катнашучыларга игътибар аеруча мөһим. Безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән кешеләр алдында бурыч хисен истә тотарга һәм үз йөрәкләребездә сакларга тиешбез. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез! Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын!