Татарстан бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Федотов Николай Дмитрий улын юбилее белән котладылар. Аңа 90 яшь тулды. Ветеранны туган көне белән Ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрузә Вәзиева котлады һәм аңа Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азат улының Рәхмәт хатын тапшырды.
.jpg)
Шулай ук Николай Федотовны «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Аны юбилее белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советы рәисе Марс Алиев котлады.