«Наркотикларга - ЮК!» акциясе

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Волонтер" клуб берләшмәсе әгъзалары һәм "Йолдызлар яңгыры”  балалар лагере белән берлектә "Наркотикларга - ЮК!" акциясен үткәрде.

 Акция кысаларында алар наркотикларга каршы агитация язылган мәгълүмати буклетлар һәм листовкалар таратты. Әлеге акция вакытында мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга һәм яшьләргә наркоманлык проблемасының куркыныч булуы турында сөйләде: наркотик куллану тормышларны, сәламәтлекне, гаиләләрне җимерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International