31 августта Калмия Мәдәният йортында “Авылым урамнары” тарихи –мәдәни чаралар рамкасында “Яшьләр” урамы белән “Урам бәйрәме ” уздырылды.
Районыбызның хөрмәтле шагыйрәсе, ветеран укытучыбыз Закирова Зөләйха апабыз урамнын тарихы белән таныштырды, яхшы кешеләре турында сөйләде. Бәйрәмдә урамнын иң яшь һәм иң өлкән кешесенә буләк тапшырылды. Бәйрәм концерт номерлары, татар уеннары белән чиратлаштырып алып барылды. Соңнан бәйрәм самоварлы чәй өстәле янында дәвам иттерелде.