«Бу безнең гаилә» конкурсы

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 1 сентябрьдә ачык дәрестә игълан ителгән «Бу безнең гаилә» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Конкурс буыннарны якынайту һәм бергә иҗат итү өчен оештырылган. Ул һәр гаиләгә берләшергә, бер-берсен яхшырак белергә, яңа гаилә традицияләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурста дүрт кешедән торган гаиләләр катнаша ала, кече катнашучыга 6-17 яшь булырга тиеш.

Конкурсның беренче этабы дистанцион рәвештә узачак. Ярымфиналлар инде турыдан-туры. Аларны уздыру урыны Русиянең эре шәһәрләре булачак. Командалар төрле тематик юнәлешләрдә файдалы биремнәр үтәячәк: белем, спорт, иҗат, гаилә, Ватанга хезмәт итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International