Иман нуры балкый йөзләрендә

2023 елның 22 сентябре, җомга

Наилә белән Мөдәррис Кәримовлар – кырык беренче ел балалары. Балачакта, үсмерчакта иркәләнеп, назланып, тәмле ашап, тәти киенеп үсү тәтемәгән аларга. «Кая ди ул? Үземне үзем тәрбияләп үстем, Әни – көне-төне колхоз эшендә булды. Авыр еллар иде бит. Безнең чор балаларының күбесе, бигрәк тә әтиләре фронтта һәлак булганнар, авырлыкны сабыйчактан иңнәребездә күтәрдек. Хәзерге тормышыбыз – оҗмахларга тиң. Гаилә бәхетен, эш нигъмәтен биргән Аллаһка иксез-чиксез шөкер итеп, балаларга һәм игелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп яшим», – ди сиксәннең аргы ягына чыккан Наилә Габдулла кызы Кәримова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International