Тукай үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасының финал ярышлары узды. Әхмәтҗанова Лилия хатын-кызлар волейболында үзенең осталыгын күрсәтте. Галиуллина Ләйсән аркан тартышу буенча команда составында 3 нче урынны алды. Спартакиада Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен камилләштерү максатларында үткәрелә.