Өлкәннәр декадасы уңаеннан Тукай районының дүрт авылында җитештерүче предприятиеләр, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре катнашында узачак ярминкәләрнең көннәре үзгәрде.

30 сентябрь көнне Яңа поселогында алты авыл җирлегеннән килгән сәүдә оешмалары, җитештерүчеләрүз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
7 октябрьдә Татарстан поселогында да алты җирлектән зур күләмле ярминкә.
14 октябрҗдә исә Бәтке авылында нәкъ менә шундый ук ярминкә булачак.
28 октябрь көнне Теләнче Тамак авылында биш авыл җирлеге катнашында ярминкә узачак.