7 сентябрь көнне Иштирәк авылы мәдәният йортында Хөсәен Җәгъфәрнең “Гомерләр бит сөеп туймаслык”дип исемләнгән шигыръләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Чарада Казан каласыннан килгән мөхтәрәм кунакларыбыз Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм шагыйрь Гәрәй Рәхим катнашты.