Бизнес-миссия вәкилләре Тукай районы эшкуарлары һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин белән очраштылар, кунакларны «Наиком- Арена» стадионы эшчәнлеге белән таныштырдылар.
– Мин сәүдә-сәнәгать палатасы исеменнән без барган предприятиеләрнең барлык җитәкчеләренә, белгечләренә рәхмәт белдерәм, алар «сакчыл җитештерү» коралларын куллану буенча башкарган эшләре турында җентекләп сөйләделәр. – диде сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, – элемтә миссияләре регионнар файдасына дәвам итәр, дип өметләнәм, – дип өстәде ул.