Хөрмәтле өлкәннәребез!

2023 елның 29 сентябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне уңаен- нан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм! Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм ашабез сезгә, фидакарь хезмәтегезгә их-

тирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Күбегез әлегәчә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив

катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Киңәш сорап та сезгә мөрәҗәгать итәбез, эш һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянабыз.

Хөрмәтле ветераннар, районда сезнең һәркайсыгызга барып җитәрлек итеп эш оештырабыз.

Аралашып яшибез. Сез моңа лаек. Ветераннарга уңайлы шартлар тудырыла, социаль хезмәт күрсәтү камилләштерелә, ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшчәнлек башкара.

Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International