Тукай муниципаль районының “Ромашка” балалар бакчасы базасында “ Велосипед - минем дустым ” дигән чара үткәрелде.Анда яшь инспекторлар хәрәкәте отрядыннан 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Чара укытучы Сафиуллина Татьяна Николаевна, ЮХИДИ инспекторы Закирова Ләйсән Наил кызы катнашында узды. Әлеге чара нәтиҗәсендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, велосипедта фигуралы йөрү осталыгы буенча белемнәрен ныгыттылар. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)