Эчке эшләр бүлеге ветераннары өчен Яр Чаллы спорт комплексының ял базасында Республика көненә багышланган кичә үтте Бу эшләрнең башында ветераннар советы тора. Бәйрәм көнендә ветераннар үзләренең хезмәт иткән елларын искә алдылар, төрле конкурсларда катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар, бүгенге көндә үзләрен борчыган сорауларга да кагылдылар. Бүлек башлыгы һәм шәхси состав тарафыннан бирелгән игътибар өчен өлкәннәр бик шат.
Роберт Муллахмәтов, отставкадагы милиция полковнигы