2023 елның 5 декабрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак

2023 елның 1 декабре, җомга

2023 елның 5 декабрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү  узачак.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 5 декабрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча да.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International