Беренче мәхәббәткә гашыйк булдылар

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Җиде ел рәттән иклән мәктәбендә Гульнора Мирходжаева җитәкчелегендә театраль берләшмә эшләп килә. Үткән якшәмбедә аның артистлары тәүге тапкыр  мәдәният йортында чираттагы спектакльне күрсәттеләр.

 Рольләрне башкарган яшь артистларга килгәндә, аларның уеннары осталыклары, сәләт белән профессиональ артистларныкыннан бер дә калышмады.

 

 

Спектакльне сәхнәгә куйган, артистларыбыз белән көне-төне эшләгән җитәкче Гульнора Мирходжаевага да бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Ул һәр балага күңел ачкычы табып, аларның сәләтләрен ача алырдай педагог. Театр беләшмәсенә исә уңышлар һәм киләчәктә дә тамашычыларны яңа спектак льләр белән сөендереп торуларын телисе килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International