Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәптә дәресләрнең кышын нинди һава температурасында туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.

Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә -10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.

Министрлык шулай ук -25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.

 Фото: ачык чыганаклардан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International