- Республика җитәкчелеге һәм “Куйбышев тимер юлы” җәмгыяте арасындагы килешү нигезендә без мәктәпне ремонтлауга оешма җирле җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Тимер юлчылар ремонтка чыгымнарның яртысын үз өсләренә алырга ризалашты. Тагын 50 процент республика бюджетыннан биреләчәк. Киләсе 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән мәктәпне ремонтлауга 125 млн сум керәчәк. Бүлеп бирелгән акчаларга мәгариф учреждениесе бинасының фасады тулысынча җылытылган, тәрәзәләр алыштырылган. Эчке бүлмәләрне ремонтлау, мәктәп яны территориясен төзекләндерү эшләрен киләсе елда, каникул чорында башларга планлаштырабыз, - дип сөйләде Фаил Мисбахович.
Сүз уңаеннан, җитәкче билгеләп үткәнчә, Тукай районы - балалар бакчалары, мәктәпләр кебек социаль объектлар ел саен тапшырыла торган аз санлы районнарның берсе. Республика программасы нигезендә 5 ел эчендә районда 140 урынлы 2 балалар бакчасы һәм 220 урынлы 1 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Федераль программа кысаларында Шилебаш авылында яңа мәктәп төзелгән. Шулай ук Малошилнә авыл җирлегендә яңа мәктәп төзүгә заявка бирелгән. Район халкының үсеше социаль объектлар төзелешенә ихтыяҗ тудыра. - Бистә мәктәбендә ремонтка кайтканда, эшләрнең бер өлеше тимер юлчылар хисабына башкарыла, дип саныйм. Чөнки хезмәт яшендәге поселок халкының 80 проценты тимер юлда эшли бит. Аларның балалары балалар бакчаларына йөри, бистә мәктәбендә белем ала, - диде Фаил Камаев.