2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштырыла

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертү турындагы карарга кул куйды. Ул Яңа ел каникуллары тәмамланганчы 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Махсус режим вакытында нинди чикләүләр кертеләчәк, һәм кагыйдәләрне бозган өчен нинди җаваплылык каралган.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта, бенгаль утларыннан, шартлаткычлардан тыш, 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Мондый пиротехниканы сәнәгать объектларыннан 500-метрда һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан, хосусый йорт һәм күп фатирлы торак йортлардан 30 метрдан якынрак файдалану тыелачак

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 3 нче класска ракеталар, фестиваль шарлары һәм салют батареялары кебек пиротехник эшләнмәләр керә.

Моннан тыш, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта штрафлар 2 тапкырга арта. 

РФ КОАПның "20.4 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә "махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда куллану гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазыйфаи затлар, оешмала һәм юридик затлар өчен штраф 30дан 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International