Җирлегебездә яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, районда һәр елны "Игелек кыл" хәйрия марафоны уздырыла.
Хәйрия чарасында катнашучы һәркем бүген авыр тормыш сынавы кичергән, сәламәтлекләрен югалткан райондашларыбызга ярдәм кулын сузды, чын күңелдән бик зур рәхмәт аларга. Бүгенге көнгә район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче хәйрия фондына якынча 4 млн. сум акча тупланды. Әлеге акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбызга адреслы ярдәм итү өчен тотылачак.