Һәркемгә мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара. Узган елны районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Боларның барысы да телләр өйрәнүне нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирә . Яңа укыту-методик комплектлар балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, шул телләрдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм тәрбиячеләр өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.