Теләнче Тамак балалар бакчасында, күптән түгел узган “Сәламәтлек атнасы” кысаларында “Әти, әни һәм мин – сәламәт гаилә” дип исемләнгән мавыктыргыч чара үтте. Кичә төрле кызыклы уеннарга бик бай булды. Ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнашты.Шул уңайдан “Акчәчәк“ балалар бакчасында кунакта Норлат шәһәренең курчак театры артистлары булды. Алар балалар өчен “Юынгычта кунакта” дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр.