Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбеннән хәбәрләр тасмасы.
Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбендә, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, “Без тынычлык сайлыйбыз” һәм “Без халыклар дуслыгы яклы” дигән темаларга стенгазеталарга конкурс уздырды. Конкурста барлык класслар да актив катнашты.

15 нче сентябрь көнне «Балалар оешмасы»ның туган көненә багышланган тантаналы дружина сбор узды. Сборның көн тәртибендә :дружина әгъзаларын сайлау,алар арасында эш бүленеше,яна уку елына план кабул итү,сентябрь-октябрь айларындагы чараларга эш юнәлешләрен сайлау.

Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр коллективы Изге Болгар җиренә экскурсиягә барды.
