Чын күңелдән эшләсән,язарга да вакыт кала-Мрәс балалар бакчасыннан яңалыклар

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Мрәс авылы «Салават купере» балалар бакчасы

Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Колобок" курчак театры бездә кунакта булды."Урман җәнлекләренең маҗаралары" дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Соңыннан артистлар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар.Очрашу балалар күңелендә җылы тәэсир калдырды.

19 нчы сентябрь көнне "Уку елының бурычлары,планнары" темасына багышланган ата-аналар җыелышы үтте.Җыелышта ата-аналар комитеты сайланды,яңа уку елына планнар каралды. 

Без 16 сентябрь көнне Мөслим райны Вәрәшбаш авылы балалар бакчасында кунакта булып кайттык.Бакча мөдирләре һәм тәрбиячеләр үзара фикер алышып тәҗрибә уртаклашты. Аларны да без үзебезнең бакчага кунакка чакырдык.Бу очрашуларның алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәгенә ышанып калабыз.

 9 сентябрь халыкара матурлык көне буларак безнең бакчада да билгеләп үтелде.Балалар белән рәсем конкурсы үткәрдек,матурлык иленә сәяхәт ясадык.Бакчадагы матурлык почмагында истәлеккә фотога төштек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International