«Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе рапс культурасы җыю бара

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе рапс культурасы 1300 гектарга якын җир били. Бүгенге көнгә шуның 400 гектардан артыгы җыеп алынган. Кырда 6 «New Holland» комбайны эшли. Уңган-булган ир-егетләр  көч куя монда , алар - Ренат белән Радис Гыйниятуллиннар, Айзат Гайнетдинов, Александр Такранов, Фирдәвес Галимәрданов, Фәнзил Ильясов, Равил Хәйретдинов. Шушы егетләр үзләренең кыр корабларында ару-талуны белмичә эшлиләр. Сугылган рапсны  “КамАЗ“ машиналары  шунда ук элеваторга алып китә. Ә машиналарны юлга Гөлсәрия апа Шакирҗанова теркәп озата

 Бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев  комбайнчылардан, хезмәткәрләреннән    бик кәнагать   ,уңышта  ярыйсы – гектарыннан 20 центнер чыга-ди ул .

Уңышлар Сезгә, кыр батырлары!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International