Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан профсоюз рәисе, музыка җитәкчесе бакчабыз балалары белән берлектә Галкина Роза Сабир кызында кунакта булды. Ул 1974-1985 елларда Теләнче-Тамак балалар бакчасында мөдир булып хезмәт иткән. Балалар бакчасының ике катлы яңа бинасы төзелүгә күп көч керткән. Яшь буынны тәрбияләүдәге тырышлыгы, ихлас хезмәте өчен «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була, аның башка мактаулы бүләкләре дә бик күп. Хәзерге вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, өеннән ары чыгып йөри алмый. Роза апага хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.