Алар укытучыларның укытучысы,киңәшчеләре булдылар

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, башкарма комитетның  кече залында мәгариф бүлегендә эшләгән хезмәткәрләр очрашты.

Латыпоыв Роза Касым кызы  -  күп еллар буе кичке мәктәпне җитәкләгән,район мәгариф бүлегендә  методист булган, “Халык мәгарифе отличнигы”; Сагандыкова Гөлнур Фәрди кызы- 20 ел  мәгариф бүлегендә методик кабинетны җитәкләде,  август конференцияләрендә “Чын күнелдән” дигән котлау элешен булдырды һәм аны алып барды,39 еллык эш стажы булган бу ханымны районда, республикада белмәгән кеше юктыр; Вахитова Илсөяр Хәйретдин кызы - аның эш стаңы 40 ел,  кече авыллларда  элек 32  башлангыч мәктәп булган,ул шуларга  елына 2 шәр тапкыр  кар-буран,яңгыр  дими йөри,үзенең акыллы киңәшләрен җиткерә; Шарипова Фәридә Харрас кызы - балалар бакчалары буенча методист, яшхы киңәшче,методик яктан бай тәҗрибәле педагог хәзергесе көндә дә  үзенең эшен   педагогия  институтында дәвам итә; Нәгимуллина Земфира Николаевна –Биклән авылында “Әллүки “балалар бакчасында  мөдир булып эшләде. Аннан соң 14 ел буе мәгариф бүлегендә  кассир хезмәтен башкарды. Кайда гына эшләмәсен,ул гел шат күңелле була белде, матур итеп гармуннарда уйнап ,җырлап яшәде; Колчерина Разия Хәким кызы  -районның балигъ булмаган балаларның хокукларын саклау,яклау өлкәсендә  хезмәт итте, тормыш иптәше Григорий Иванович( 23 ел мәгариф бүлеге мөдире булган кеше, мәрхүм) белән кулга-кул тытышып мәгариф өлкәсе үсешенә күп көч  куйган кеше. Ул   балалар язмышына битараф кала алмады,чын күңелен бирелеп эшләде;Шакирова Винера Мөбәрак кызы - Тукай районы мәгариф системасында 4 ел гына эшләсәдә –  яңалыкка омтылучы, тырыш,сабыр Винера    Мөбәрак кызы булып район укытучыларын үзенә карата алды, хезмәтеннән ямь табып эшләүче    бу ханым-яхшы җитәкче. Ул хәзергесе көндә  мөдир урынбсары; Сафина Әлфия Кәрим кызы-  җыештыручы булып эшләде,үз хезмәтен яратып башкарды, тырыш Әлфия хәзергесе көндә яраткан әби булып оныклар карарга ярдәм итә; Хасанова Фәимә Хәсан кызы -быел,29 сентябрьдә үзенең 75 яшьлек юбилеен үткәрде. Киң белемне математика укытучысы;  Никитина Наилә Барый кызы-  кадрлар буенча белгеч, матур, акыллы киңәшләр бирүче, кешеләрне яратучы, үз хезмәтен тугрыклы булып калучы, барлык укытучыларны исемнәре  белән  белүче, күп китаплар  укучы,хәзергесе көндә дә  җәй айларында Биклән авыл хуҗалыгында эшләп йөрүче,л безнең яраткан Наилә апабыз;Хамитова Сәрия Зиннур кызы ,Татьяна Александровна, Наталья Николаевналар- бухгалтерия хезмәткәрләре,алар һәрвакытта да  финанс яктан документлар  дөрес булсын,хезмәткәрләр   матди  яктан  тәәмин  ителгән булсынныр дип тырышучылар.

Аларны чын күнелдән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,район мәгариф бүлеге мөдире Рамиль  Робертович Исаев котлады. Рәфикъ Дәминовның   тальян гармунына кушылып,  килгән кунаклар  җырлап, матур итеп чәй өстәле артында ял иттеләр,хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Галия Гәрәева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International