“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - 2024” гомумроссия ирекле акциясе Татарстан Республикасы территориясендә 18 апрельдән 1 майга кадәр узачак.
Язгы мәрхәмәтлелек атнасының өстенлекле юнәлешләре булып, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләре турында кайгыртуга һәм ярдәм итүгә багышланган чаралар тора. Ел саен “Язгы Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе балаларга, инвалидларга, ветераннарга, өлкән һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, агачлар утырту, скверлар һәм парклар җыю, хәйрия концертлары уздыру, тарихи һәйкәлләрне торгызу һәм башкалар буенча хәйрия чаралары каралган.