Бүген район хакимиятендә җитәкчеләр белән атналык киңәшмә узды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген хакимияттә узган эшлекле дүшәмбедә район башлыгы урныбасары Рөстәм Закиров чисталык икеайлыгы кысаларында район җирлегендә оешма-предприятиеләр тарафыннан өмәләр оештырып чисталыкны тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады.

Шулай ук, җыелыш барышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү буенча ярдәмчесе Флер Ихсанов район территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык эшләренең барышы турында сөйләде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Камил Нәҗмиев тә бу хакта әйтеп китте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов районның авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлеге турында сөйләде.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International