Тукай яшьләре – Мәскәүдә

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

– Безнең районнан 20 делегат «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнаштылар. Биредә һәр төбәк үзен аерым секциядә тәкъдим итте, ул республиканың яки төбәкнең тарихын һәм мәдәниятен чагылдырды. Активистларга «Россия – мөмкинлекләр илендә беренче» павильоны ошады. Интерактив экспозиция 8 тематик зонага бүленгән, алар бер-берсе белән бәйле булулары белән дә үзенчәлекле иде. Халыкара күргәзмәфорум хәрәкәт активистларына бик күп яңа идеяләр, белемнәр һәм илһам бирде. Барлык катнашучыларга истәлекле беләзекләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, шулай ук сувенер сыйфатында балалар «Мәскәү» дип язылган рюкзаклар, башлыклар, кулъяулыклар, башкала картасы белән мозаика алдылар, – диде «Балачак навигаторы» проектының муниципаль координаторы Гөлназ Зарипова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International