Шилнәбаш мәктәбе командасы - җиңүче

2024 елның 26 апреле, җомга

Чаллы шәһәренең Балалар иҗаты шәһәр үзәгендә «Дустанә сыйныф серләре» ата-аналар комитетларының республика конкурсының ярымфиналы булды. Безнең Тукай районыннан 5 нче сыйныф укучыларының ата-аналар комитеты командасы катнашты. Финалга 13 команда-катнашучыдан 6 команда узды.

Әлмәт һәм Чаллы командалары белән беррәттән финалга безнең команда  үтте (класс җитәкчесе Екатерина Евгеньевна Червякова). Команда баллы бүләкләр алды. “Инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе”  директоры Калугина Татьяна Демьяновна да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Безнең команданы котлыйбыз һәм аңа 15 майда Лаешта узачак финалда җиңү телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International