Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабировны Җиңү көне белән котладылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

 Җиңү көне алдыннан, финанс-бюджет палатасы рәисе Фәрит Заһретдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабир улы Сабировны бәйрәм белән котлады.  Сугыш вакытында Мәхмүтҗан Сабир улы Феодосиядә 1940 нчы елдан 1950 нче елларга кадәр Кара диңгез флотында хезмәт иткән. "Сугыштан соңгы елларда минем кебек диңгезчеләр җимерелгән шәһәрләрне торгызырга, тыныч тормышны җайга салырга ярдәм итте”, - дип уртаклашты ветеран истәлекләре белән. Фәрит Заһретдинов ветеранга Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнехановтан, шулай ук район хакимиятеннән котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International