“ Җиһан зурлыгына тиңләрлек” очрашу кичәсе

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

         Өлкәннәр көнен бәйрәм итү Казаклар авылында матур традициягә әйләнде. 7 нче октябрь көнне дә авыл клубында,  китапханә белән берлектә   “ Җиһан зурлыгына тиңләрлек”  дигән  очрашу кичәсе  үткәрелде.

          Кичәдә  авылыбызның имам хатибы Ризатдинов Зәки Ризатдин улы  өлкәннәрне ихлас күңелдән бәйрәм  белән котлап, аларга исәнлек, тыныч тормыш теләде. Теләнче Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады үзләренең котлауларын җырлар аша өлкәннәр күңеленә җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International