Татарстанда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен формалаштыру өчен иминият кертемнәре түли

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

 Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче  8 360 кеше  булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның  Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.

 Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль  гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый, ә үзмәшгуль сыйфатында  эшләү чоры пенсия исәпләгәндә исәпкә алынмый. Шуңа күрә пенсия хокукларын формалаштыру өчен аларга Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешү төзергә, ирекле пенсия иминияте программасында катнашырга һәм булачак пенсияләренә кертемнәрне ирекле рәвештә күчереп барырга кирәк. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә  гариза бирергә һәм взносларны түли башларга кирәк.

Иминият кертемнәрен теләсә нинди күләмдә түләргә мөмкин, әмма 2024 елда ул 406 391,04 сумнан  артырга тиеш түгел. Кертемнәрне максималь суммада түләү  8,3022 шәхси пенсия коэффициентын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Взносларны берьюлы тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә күчерергә мөмкин.

 "Иминият стажын формалаштырганда, түләнгән иминият кертемнәренең гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән,  ягъни 49 500 сумнан ким булмаска тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Шул очракта гына иминият стажына тулы иминият елы исәпләнәчәк. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ чор гына кертеп исәпләнелә. Взносларны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр кетеп өлгерергә  кирәк», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International