Фаил Камаев Тукай районы башлыгы вәкаләтләрен туктатты

2024 елның 28 июне, җомга

Бүген, 28 июньдә, Тукай муниципаль районы Советының 47 нче утырышында 12 мәсьәлә каралды. Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә-район башлыгы һәм депутаты Фаил Камаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату. 

Рөстәм Закиров депутатларга район Советы адресына Тукай районы прокуроры Руслан Галиевның коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуны бетерү һәм Фаил Камаевның ышанычны югалту сәбәпле вәкаләтләрен алдан туктату турындагы мәсьәләне карау турындагы тәкъдиме килүен хәбәр итте.

- Шулай ук район Советына Фаил Камаевның үз теләге буенча муниципаль район башлыгы һәм депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшыру турында үз куллары белән язылган гаризасы килде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Закиров. 

Ике документ та район Советының законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиясе утырышында каралды. 

Депутатлар район башлыгы һәм депутат вәкаләтләрен үз теләге буенча туктатырга тәкъдим иттеләр, чөнки аның гаебе исбатланмаган, тикшерү эшләре бара дип әйттеләр. 

Депутатлар бертавыштан тавыш бирде. Шулай итеп, Фаил Камаев быелның 28 июненнән үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International