Бергәләп алынсаң, күп нәрсәгә ирешеп була

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Күзкәйдә зират өмәсенә бик күп яшьләр килде. Алар арасында  Алмаз Сәхапов, Нияз Шәйхенуров, Илнур Фәрхетдинов, Марсель Карпов, Илсур Гәрәев, Рәмис Шәйхенуров, Альберт Гәрәев, Азат Сәхбиев, Рамил Шакиров, Булат Мәннаповлар да бар. Эш кораллары, кирәкле техниканы күп булуы эш барышын тизләтте.. Зиратның иске өлешендәге агачларны кисеп, турап, ялгыз өлкәннәргә илтү тагында саваплы эш булды.

   Бергәләп алынсаң, күп нәрсәгә ирешеп була. Бу күркәм гадәт дәвамлы булсын. Игелекле эшләре белән авылдашлар рәхмәтенә ирешүчеләр исемлеге тагын да ишәйсен. 

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International