Район миграция хезмәте үзәге хәбәре.

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Тукай районында   барлыгы 36 687 кеше яши, шуларның 667се – миграция исәбенә алынган чит ил гражданнары. Араларында Төркия, Болгария, Грузия, Үзбәкстан кебек илләрдән килүчеләр бар. Узган елның 9 ае белән чагыштырганда районга чит илләрдән килүчеләр саны кимеде. Гражданлык статусы алган чит ил гражданнары һәм вакытлыча рөхсәт белән яшәүче затларның күпчелеге – Круглое Поле поселогында, Теләнче Тамак, Суровка авылларында, “Татарстан” совхозы поселогында. Берән-сәрән башка авылларда да бар алар-дип хәбәр итә район миграция хезмәте башлыгы Любовь Колчерина  ,”Якты юл”газетасы битләрендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International