Россиядә унбишенче тапкыр үткәрелгән “Алтын көз“ агросәнәгать күргәзмәсендә “Чаллы-Бройлер“ җәмгыяте дә катнашты. Әлеге чарада Россия Федерациясенең 61 субъектыннан һәм 25 чит илдән 2500 предприятие үз продукциясен тәкъдим итте. “Чаллы-Бройлер“ның ун төрле продукты Россия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медальгә лаек булды