Районда, елның салкын вакытында йортларда һәм учреждениеләрдә уңай температура булдыру өчен, җылыту сезонына әзерлек эшләре актив алып барыла. "Безнең бурыч - җылылык сезонын җитди аварияләрсез үткәрү. Уңышлы җылыту сезоны өчен тәҗрибәле персонал, җылылык белән тәэмин итү объектларына кирәкле материал һәм запас частьләр бар. Бүген һава торышы планлаштырылган эшләрне төгәлләргә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде «Тукай-Тепло-Газ» ҖЧҖ директоры Мөсәнниф Ханов.
Район территориясендә барлык социаль объектларны «Тукай - ТеплоГаз» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итә. Һәр муниципаль объект үзенең җылылык пунктын әзерли һәм Ростехнадзор комиссиясен тапшыра. Тәүлеклек уртача температура 3 тәүлек дәвамында 8 градустан югары күтәрелмәгән очракта, җылылык белән тәэмин ителергә тиеш.
Ростехнадзор көзге-кышкы җылыту сезонына тикшерү буенча күчмә комиссия үткәрде. «ЧелныГаз» экостасы Тукай районы буенча җылылык объектларына газ җибәрүгә наряд бирде. Бүген Теләнче-Тамак авыл җирлегендә коррекцион мәктәпкә җылы бирелде. Бүген 80 объект җылылык тоташтыруга әзер.