Бүген Тукай районында районның барлык мәчетләренең имам-хатыйблары белән мөһим киңәшмә узды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

 Киңәшмәдә мәчетләр эшчәнлегенә, шул исәптән дини белем бирүне оештыруга, җирле хакимият һәм хокук саклаучылар белән хезмәттәшлеккә, яшьләр һәм мигрантлар белән эшләүгә, экстремизмны, террорчылыкны һәм радикаль күренешләрне профилактикалауга бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Очрашуда катнашучылар Тукай районында мәчетләр эшен яхшырту буенча уртак карарлар кабул итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы администрациясе вәкиле Раил Гомәров, район прокуроры Руслан Галиев, Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров һәм хокук саклау структуралары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International